Универсиада уеннары шаукымы белән без “Россия 10” проекты турында онытып җибәрдек бугай. Ни өчен дисәң, Россиянең иң күренекле җирләрен билгеләү конкурсында “Кол Шәриф” мәчете әлегә 22 нче урында гына тора. Ә Мәскәү астындагы “Россия” ландшфат паркында урнаштырылачак җиңүче объектларның саны бары унау гына булачак.
210,7 мең тавыш җыеп, мәчетебез конкурсның беренче турын уңышлы гына үтте. Киләчәктә аның ничәнче урынга күтәрелүе бары бездән генә тора. Моның өчен, хөрмәтле газета укучылар, “10 russia. ru” сайтына кереп, аның өчен тавыш кына бирергә кирәк. Әлеге гамәлне көн дәвамында, хәтта өч тапкыр кылырга мөмкин. Телефон ярдәмендә “Кол Шәриф” не яклап тавыш бирергә теләсәгез, SMSны теләгән кадәр җибәрә аласыз.
Проектта беренче урында әлегә Мәскәү астының тарихи объекты–Коломенск Кремле тора. Аның үкчәсенә басып килүче–икенче урын хуҗасы Ахмат Кадыйров исемендәге “Чечня йөрәге” мәчете.
Исегезгә төшерәбез: “Россия” телеканалы һәм Рус география җәмгыяте тарафыннан “Россия 10” проектына старт март аенда ук бирелде. Россиянең ун визуаль символын агымдагы елның 29 сентябренә кадәр билгеләргә була.