Яшь хәрәкәт инспекторларына багышлау

2022 елның 6 декабре, сишәмбе

Бүген Балык Бистәсенең " Йолдыз» балалар бакчасында истәлекле һәм шул ук вакытта җаваплы көн - балаларны яшь юл хәрәкәте инспекторларына багышлау булды! Булачак яшь хәрәкәт инспекторлары юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре турындагы белемнәрен күрсәттеләр. Балалар үзләренең җитез һәм гаҗәеп акылын күрсәтеп биремнәр үтәделәр. Барлык сынаулардан соң гына мәктәпкәчә яшьтәге балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә, ЮИД отрядының лаеклы әгъзасы булырга һәрвакыт ярдәмгә килергә тантаналы ант бирделәр. Ә безнең кунак - Казан шәһәренең Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарындагы бүлек начальнигы Җиһаншина Илсөяр Миңнеәхмәт кызы ЮИД отрядына махсус галстуклар, ә барлык балаларга яктылыкны чагылдыручы брелоклар тапшырды. Бәйрәм флешмоб белән тәмамланды !!!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International