Министр визиты һәм дә өмет чаткылары...

2013 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Узган атна азагында районыбызда  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булып китте.

Ул вертолеттан районыбыз хуҗалыкларында игеннәрнең торышы, урып-җыю эшләренең барышы  белән танышты.  Аннан соң “Аяз-Ойл” хуҗалыгының  көзге арыш чәчелгән кыр читендә хуҗалык җитәкчеләре,  авыл җирлекләре башлыклары белән очрашып сөйләште. Министр сүзләренә караганда, республика буенча быел бөртеклеләрдән 2-2,5 миллион тонна  тулаем уңыш җыю планлаштырыла.

–Коры табигать шартлары безнең олы өметләрнең аклануына нык комачаулады.  Ул Балык бистәсенә дә кагылды. Шулай булгач үстерелгәннәрне түкми-чәчми   сыйфатлы итеп җыеп алу безнең беренче максатыбыз булып кала,–диде ул.  Министр районыбыз өстеннән очышы вакытында “Гобәйдуллин” крестьян-фермерлык хуҗалыгы өстеннән үтеп, андагы яңарышлар һәм    төзелешләрне күреп  сөенүен белдерде. Һәм фермердан очрашу вакытында  киләчәккә планнары турында сорашты.  Министр үзенең эш визиты вакытында  күп кенә хуҗалыклардагы урып-җыю эшләренең  уңышлы башлануыннан  канәгать калуын әйтте.  Очрашу вакытында ул  “Солтан” хуҗалыгындагы бәрәңге, көнбагыш басуының торышын уңай яктан билгеләп үтте.  Бер үк вакытта “Кулон” агрофирмасы  тирәсендәге вак фермерларга караган басуларның начар хәлдә булуына, тиешенчә эшкәртелмәвенә тәнкыйть фикерен белдерде, киләчәктә аларга карата  кискен чаралар күрергә чакырды.

Министрны озатып йөргән муниципаль район башлыгы Илһам Валеев булган кимчелекләрне тиз арада төзәтергә вәгъдә итте. Инде әнә  төрле сәбәпләр белән эшкәртелмәгән 2 мең гектар җирнең быел кулонлыларга  бирелүен белдерде. Очрашу барышында министр: “Галимнәребез фикеренә колак салсак, мондый коры еллар әле киләчәктә дә  кабатланачак, көзге культуралар ышанычлы,  алар бервакытта да  түбән уңыш бирми”,–диде. Район башлыгы җавап йөзеннән быел районда көзге культураларның мәйданын 18 мең гектарга  җиткереләчәген белдерде. Министр  хуҗалык җитәкчеләре  көткән фикерне алдан сизенгәндәй, корылыктан зыян күргән зоналарга дәүләт ярдәме күрсәтү, авыл хуҗалыгы техникаларын махсус дәүләт программасы нигезендә түбән  бәяләрдән  алу мәсьәләләре буенча республика җитәкчелегенең   Рәсәй хөкүмәте белән сөйләшүләр  алып баруын әйтте.  Мөгаен, аларның барысы да якын араларда уңай чишелеш табар дип, әле хәтта сөтне кабул итү бәяләренең дә якын киләчәктә ягулык бәясе белән тигезләшү ихтималы булуын ассызыклады.  Хушлашу алдыннан министр   хуҗалык җитәкчеләренең күп төрле сорауларына төпле җаваплар бирде. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International