КДН ҺӘМ ЗПНЫҢ ПРОФИЛАКТИКА СУБЪЕКТЛАРЫ БЕЛӘН БЕРЛЕКТӘ СОПТА ТОРУЧЫ ГАИЛӘЛӘРГӘ КИЧКЕ ЧЫГУЫ

2022 елның 2 декабре, җомга

    2022 елның 1 декабрендә кичке вакытта балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе профилактика субъектлары белән берлектә балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итү, Балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген, сукбайлыгын, хокук бозуларын һәм җәмгыятькә каршы гамәлләрне кисәтү максатыннан социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә барды. Моннан тыш, торак шартларын тикшергәндә газ һәм мич җиһазларының техник торышына, техник хезмәт күрсәтү срокларына, автоном янгын хәбәрчеләре булуына да игътибар юнәлтелде. Рейдлар вакытында ачыкланган бозулар актларда теркәлгән. Шулай ук гражданнар белән газ һәм электр җиһазларыннан дөрес файдалану буенча аңлату эшләре алып барылды, янгын куркынычсызлыгы чаралары турында белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International