Татарстан флагы-безнең горурлыгыбыз

2022 елның 2 декабре, җомга

29 ноябрьдә Ф. Әхмәдиев исемендәге балалар сәнгать мәктәбе укытучылары «Татарстан Флагы – безнең горурлыгыбыз» темасына Татарстан Республикасы флагы көненә багышланган тематик дәрес үткәрделәр. Чараның максаты-балаларны дәүләт флагының барлыкка килү һәм кабул ителү тарихы белән таныштыру, шулай ук патриотик рух тәрбияләү иде. Татарстан Республикасы флагы-яшел һәм кызыл төстәге тигез күләмле полосалар белән 1:2 форматындагы горизонталь полотнище, алар арасында тар ак полоса урнаштырылган. Татар флагы төсләрен традицион аңлату буенча табигатьнең яңарышы, муллыгы (Яшел), чисталык һәм татулык (Ак), көч, энергия һәм тормышның үзе (Кызыл) символлаштыра. Татарстан Республикасы Дәүләт флагы авторы-Татарстан Республикасының халык рәссамы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тавил Гыйният улы Хаҗиәхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International