Бүген дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының егерме сигезенче утырышы узды

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Утырышта катнаштылар
ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Хашимова Нурия Миңнәхмәт кызы, Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы, район прокуроры Шакирҗанов Руслан Ринат улы, шулай ук депутатлар һәм район җирле үзидарә органнарының структур бүлекчәләре җитәкчеләре.

Депутатлар каравына дүрт мәсьәлә тәкъдим ителде.
Депутатлар 2023 елга һәм 2024-2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бюджеты проектын кабул иттеләр. Шулай ук Балык Бистәсе районы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составындагы үзгәрешләр турындагы мәсьәләне карадылар, «Балык Бистәсе муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә ачык тыңлауларны (иҗтимагый фикер алышуларны) оештыру һәм үткәрү тәртибе турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү, Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр буенча даими комиссия составына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International