Балык Бистәсе районы ГХАТ бүлеге статистикасы

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

   2022 елның 11 ай нәтиҗәләре буенча Балык Бистәсе районы ГХАТ бүлегендә 524 гражданлык хәле акты теркәлде, шул исәптән -44 туу, никах теркәү турында-64, аерылышу турында – 43, уллыкка алу турында – 2, ата булу турында -16, үлү турында – 346.

  Иң олы яшьтәге әни булып 38 яшьлек әни булды. Бу аның икенче баласы.

  Әти-әниләр сабыйларын Эмилия, Адел, Әмирхан, Адилә, Рамил, Зөлфия, Зифа, Ризван, Марк дип атыйлар.

  15 бала гаиләдә беренче, тагын 14 бала - икенче, 11 бала гаиләдә өченче, ә 4 сабый гаиләдә дүртенче булып дөньяга килгән.

  Шунысы кызык, 25 малай туу, 19 кыз туу теркәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International