Россиядә Ватан Геройлары көне 2007 елдан бирле ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Бу Советлар Союзы, Россия Федерациясе Геройларын, Дан ордены кавалерларын искә алу көне. Бөек Ватан сугышы елларында Балык Бистәсе районының тугыз якташыбызга Советлар Союзы Герое исеме бирелә: Гыйззәтуллин М.С., Давыдов С. В., Иванов В.П., Меркушев А.М., Петухов И. П., Сергеев А.Т., Русаков К. С., Рыжов М. И., Шәймәрданов З. Ш. Түбән Тегермәнлек авылында туып-үскән Бари Шәвәлиев А. Матросов батырлыгын кабатлаган. Документаль материаллар якташларыбызның сугышчан батырлыклары турында сөйли