Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты

2022 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

   Әниләр көне алдыннан, 2022 елның 23 ноябрендә, Балалар иҗат үзәгендә бәйрәм концерты узды. Анда Балык Бистәсе муниципаль районының гаиләләренә тәрбиягә бала алган ата-аналарын берләштерүче «Балам-багалмам» клубы әгъзалары чакырылган иде.

   Сәламләү сүзләре белән «Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге» МКУ башлыгы вазыйфаларын башкаручы Г.Ш. Хәйретдинова, Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе баш белгече Е. В. Быльнова чыгыш ясадылар.

   Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Радик Рәмис улы Ислямов исеменнән Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Г.М. Баһаутдинова котлады.

   "Кадерле әниләр! Рәхмәт, мәхәббәт һәм хөрмәт сүзләрен кабул итегез! Армый-талмый хезмәт итүегез, чиксез сабырлыгыгыз, эчкерсез юмартлыгыгыз өчен сезнең алда баш иябез. Балаларыгыз белән үзара аңлашып, аларның игелеген, җан җылысын тоеп яшәгез. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, күңел тынычлыгы һәм тыныч күк йөзе телим!”,- диде ул.

   Масловка авылыннан Муллахмәтова Мелисса (5 яшь) барлык әниләргә бүләк итеп шигырь укыды һәм җырлады. Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре концерт номерлары башкарып, балалар белән мавыктыргыч уеннар уздырдырып бәйрәмгә ямь өстәделәр.

    Концерт азагында бәйрәмгә килгән һәр әнигә чәчәкләр, ә балаларга татлы бүләк тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International