«Татарча диктант» акциясе

2022 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

2022 елның 25 ноябрендә 11.00 сәгатьтә барлык Балык бистәсе районы  гомуми белем бирү оешмаларында (мәктәп) «Татарча диктант» акциясе үткәрелә. Акциянең максаты – татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыру.

Диктант нәтиҗәләре Акция уздырылганнан соң 30 көннән дә соңламый сайтка урнаштырыла. Аларны бланктагы код сүзе һәм исем-фамилия буенча белеп булачак.

Әгәр өйдә язарга телисез икән:

1) diktant.tatar сайтына керергә;

2) Бланкны йөкләтеп алырга һәм кәгазьдә бастырырга;

3) ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында яки http://diktant.tatar/ сайты аша туры эфирны кабызу;

4) Диктантны язып бетергәч, тикшерү өчен, бланкны сканерларга (яхшы сыйфатлы фотография) һәм tatarchadiktant@gmail.com адресына юлларга.

 

Диктантны турыдан туры сайтта (online) язу:

Татарча клавиатура булган һәр девайс аша кереп, диктант текстын җыю мөмкинлеге бар. Моның өчен:

1.) http://diktant.tatar/ сайтында "катнашучы" буларак теркәлү узарга;

2) Билгеле көнне шәхси кабинетка керергә;

3) Сайттагы трансляцияне кушырга;

4)Текстны тыңлап, диктант язарга кирәк.

Бу очракта эшегез автоматик рәвештә тикшереләчәк. Билгене бер атна эчендә шәхси кабинетка кереп белә алачаксыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International