2022 елның 17 ноябрендә балигъ булмаганнар хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү узды

2022 елның 18 ноябре, җомга

   2022 елның 17 ноябрендә Балык Бистәсе районы прокуратурасы хезмәткәрләре балигъ булмаганнар хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итүне оештырдылар. Анда Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге, Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының балигъ булмаганар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе, Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге, Балык Бистәсе районы эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсе (ПДН) вәкилләре катнашты.
   Кабул итүгә торак мәсьәләсе буенча ятим балалар арасыннан гражданин мөрәҗәгать итте. Гражданга Татарстан Республикасы махсус торак фондыннан торак белән тәэмин итү тәртибе аңлатылды.
Ятим баланың Саклык счеты соравы буенча законлы вәкиле мөрәҗәгать итте. Ятимнәрнең тупланмасын банктагы счетта саклап калуны тәэмин итү буенча киңәшләр бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International