«Балык Бистәсе Агротехник техникумы»нда планлы тикшерү үткәрелде

2022 елның 18 ноябре, җомга

      2022 елның 10 ноябрендә Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге, Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының балигъ булмаганар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе, Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге, Балык Бистәсе районы эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсе (ПДН) вәкилләре составындагы комиссия Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2018 елның 10 маендагы күрсәтмәсен,  «Ятим  һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга социаль ярдәм буенча өстәмә гарантияләр турында"1996 елның 21 декабрендәге № 159-ФЗ  Федераль законны үтәү йөзеннән, «Балык Бистәсе Агротехник техникумы»нда белем алучы ятим  һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның  дәүләт тарафыннан тулысынча тәэмин ителү буенча законнарның үтәлешенә планлы тикшерү үткәрелде.
     Комиссия мәгариф учреждениесендә ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга уку өчен канәгатьләнерлек шартлар тудырылган дигән нәтиҗәгә килде. Биредә ашханә, тулай торак бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International