2022 елның 14 ноябрендә Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Г.М. Баһаутдинова, баш белгече Р. Р. Мингәрәева, Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең баш белгече Е. В. Быльнова белән берлектә махсус исәптә торучы гаиләләрнең торак-көнкүреш шартларын тикшерү максатыннан Масловка авылына бардылар.