Бүген Радик Рәмис улы Ислямов Балыклы Чүкәй һәм Олы Солтан авыл җирлекләренең социаль әһәмияткә ия объектларында: авыл мәдәният йортларында, Балыклы Чүкәй һәм Иске Арыш авылларындагы мәктәптә булды, керәшен Казиле авылындагы "Галәветдинов ф.Х." крестьян-фермер хуҗалыгы, Олы Солтан авылындагы күпфункцияле үзәк һәм "Солтан" агрофирмасының эшчәнлеге белән танышты.