Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче халык театры «Идел-йорт»төбәкара фестивалендә катнашты.
Барлыгы 200 заявка кабул ителде. Шулар арасында 12 ин яхшы спектакль арасында безнең халык театры да урын алды.
Исламия Мәхмүтованың «Мәхәббәт чишмәсе»пьесасы залда утыручыларның күңелен яулады.
Тамашачыдан эмоциональ ләззәт һәм алкышлар алу-һәр актер өчен иң зур дәрәҗә!
Районыбызның Халык театры инде 46 ел дәвамында тамашачы йөрәген яулый!
Театр-ул тормыш! Һәм без театр тормышының озын булуын телибез!