Күргәзмә "Кеше китә – җыр кала "

2022 елның 11 ноябре, җомга

Музей фондларыннан үзешчән композитор Ф.Әхмәдиевнең шәхси әйберләре: баян, кулъязмалар, фотосурәтләр, хатлар, иң яхшы җырлары язылган аудикассета тупланган. Музыка сөючеләр татар халкы мәдәниятендә һәм сәнгатендә күренекле эз калдырган якташыбызның тормышы һәм иҗаты белән танышачак. Әхмәдиевнең язмышында композитор Салих Сәйдәшев белән очрашу зур роль уйнаган:  ул аңа Казан музыка училищесына укырга керергә киңәш итә. Училищены тәмамлаганнан соң, Фәтхрахман Балык Бистәсе районының туган авылында укытучы булып эшли. Хор оештыра, концертларда катнаша, иҗат белән шөгыльләнә, йөздән артык җыр яза, аларның күбесе халык җырына әверелә. Ф. Әхмәдиевның исән чагында үзенең популяр җырлары язмалары белән нибары өч кечкенә җыентык нәшер ителә.

Пушкин картасы белән керергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International