2022 елның 10 ноябреннән 13 декабренә кадәр Балык бистәсе муниципаль районының «Балык Бистәсе 2-нче номерлы урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе базасында 18 фәннән Бөтенрәсәй олимпиадасының муниципаль этабы үткәрелә: математика, рус теле, чит тел (инглиз), информатика, физика, химия, биология, экология, география, астрономия, рус әдәбияты, тарих, җәмгыять белеме, экономика, хокук нигезләре, сәнгать (мировая художественная культура), физик тәрбия, технология, тормыш иминлеге нигезләре.
17 ноябрьдән 22 декабрьгә кадәр түбәндәге фәннәрдән республика олимпиадасының муниципаль этабы үткәрелә: туган телдә белем бирүче мәктәп укучылары өчен рус теле; туган телдә белем бирүче мәктәп укучылары өчен татар теле; Татар халкы һәм Татарстан тарихы; туган телдә белем бирүче мәктәп укучылары өчен татар әдәбияты; туган телдә белем бирүче мәктәп укучылары өчен рус әдәбияты; рус телендә белем бирүче мәктәпләренең татар укучылары өчен татар теле; геология, рус телендә белем бирүче мәктәпләренең татар укучылары өчен татар әдәбияты; рус телендә белем бирүче мәктәпләренең рус укучылары өчен татар теле.
Олимпиадаларның графигы белән мәгариф бүлеге сайтында таныша аласыз.
Олимпиадада катнашучы барлык укучыларга гадел ярышлар һәм җиңүләр телибез!!!