«Зур этнографик диктант» халыкара акциясендә катнашучылар өчен Балык Бистәсе үзәк китапханәсендә музей хезмәткәрләре «Халыклар дуслыгы» күргәзмәсен оештырдылар. Күргәзмәдә безнең төбәкнең төрле милләт әйберләре : чигелгән сөлгеләр, челтәр салфеткалары, тукымалар, чигелгән кулъяулыклары тәкъдим ителде.