УНИВЕРСИАДА–ТАРИХТА КАЛДЫ

2013 елның 19 июле, җомга

Биш ел буена көткән, әзерләнгән дөньяви вакыйга–Универсиада сәхифәсе матур эзләр, кичерешләр калдырып, яңа рекордларга юл ачып  тарих елъязмаларга күчте. Ул Татарстаныбызны барлык континентларга  танытты. Инде бер  җиңел сулап, башкалабыз Казан имтиханын “биш”кә бирде дисәк тә, һич  кенә арттыру булмас.  Илбаш Владимир Путин, Рәсәй Премьер-министры Дмитрий Медведевның  бу уңайдан татарстанлыларга биргән югары бәяләмәсе дә шуның анык дәлиле булып тора. Чыннан да, Татарстан башкаласы нык төзекләндерелде, чистарды, матурлыгы белән чит ил вәкилләрен генә түгел, үзебезне дә гаҗәпләндерде. Тагын  бер соклангыч хатирә: Рәсәй спортчылары 292 медаль яуладылар һәм шуның 155 е алтын. Әлеге саннар  башка ил  спортчылары буе җитмәслек  биеклек булып калды.  Соңгы чыганакларда мәгълүм булганча, Универсиада ярышларын 3 миллиардка якын кеше караган.

Хуш, Универсиада! Алда Татарстанны яңа дөнья чемпионатлары көтә.    Горурланмый мөмкин түгел. Пар сукмактан–алтын туйга...

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International