Бүген дүртенче чакырылыш Балык Бистәсе муниципаль район Советының егерме җиденче утырышы узды.
Утырышта район җитәкчесе Радик Исламов, район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова, район прокуроры урынбасары Ранис Муксинов, авыл җирлекләре башлыклары, җирле үзидарә органнарының һәм хезмәтләренең структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Депутатлар каравына ундүрт мәсьәлә тәкъдим ителде.
Депутатлар Олы Кульга, Рус Әшнәге авыл җирлекләренең генераль планнарын раслау,Биектау, Балыклы Чүкәй, Шумково авыл җирлекләрендә җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү, шулай ук Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү турында Карар кабул иттеләр.
Шулай ук утырышта 2022-2024 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының социаль-икътисади үсеш стратегиясе расланды, Балык Бистәсе районында муниципаль милекне хосусыйлаштыру программасына үзгәрешләр кертелде.
Депутатлар Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә муниципаль дәрәҗәдәге «бистә» сәнәгать паркын оештыруны, шулай ук Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә муниципаль дәрәҗәдәге индустриаль (сәнәгать) паркы буларак дәүләт аккредитациясе алган кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү инфраструктурасы субъектларының сәнәгать мәйданчыклары буларак файдаланыла торган җир кишәрлекләренә карата җир салымыннан азат ителүен хупладылар.