Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе исегезгә төшергәнчә, «Физик затлар өчен шәхси кабинет» сервисыннан файдаланучылар бушлай һәм теләсә кайсы вакытта көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган физик затны исәпкә кую турында электрон таныклыкны ала алалар.
ИННны алу өчен «Тормыш ситуацияләре» бүлегенә мөрәҗәгать итү һәм физик затны салым органында исәпкә кую турында гариза җибәрү җитә. Шуннан соң «Профиль» бүлегендә ИННны чикләнмәгән санда тапкыр күчереп алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк.