Танышу "Гигиена һәм эпидемиология үзәге" ФБУЗның Территориаль филиалы бинасын караудан башланды Анда бинага капиталь ремонт үткәрү һәм территорияне төзекләндерү таләп ителә.
Район үзәк хастаханәсендә компьютер томографы өчен кабинетларны ремонтлау тәмамланып килә.
Аннары Радик Рәмис улы Кама елгасы ярындагы пляж территориясен карады.
Төзекләндерүнең беренче этабы буенча эшләр төгәлләнгән: яктырткычлар, өстәлләр һәм эскәмияләр, чүп савытлары урнаштырылган.
Шулай ук агротехник техникум тулай торагы фасадын капиталь ремонтлау һәм территорияне төзекләндерү эшләре тәмамланып килә.