ТЫЛ КАҺАРМАННАРЫНА – МӘҢГЕЛЕК ДАН!

2013 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Боерыгы белән “Татарстан Республикасы  тыл геройлары” дигән  күп томлы Хәтер китабы нәшер ителәчәк. 

Аның максаты  Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәткән тыл каһарманнарының истәлеген мәңгеләштерү.

Әлеге Боерыкны үтәү йөзеннән  районыбызда  тыл геройлары исемлеген төзү буенча  эшче комиссия расланды.

“Татарстан Республикасының тыл геройлары”  Хәтер китабына 1941 елның 22 июненнән 1945 елның  9 маена кадәр чорда  тылда  кимендә 6 ай эшләгән  гражданнар  кертелә.  Алар  Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәтләре өчен СССР орден, медальләре, почетлы исемнәр (Социалистик Хезмәт Герое,  Ленин ордены, “Почет билгесе” ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, “За трудовую доблесть”, “За трудовое отличие”, “За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.”) , СССР, РСФСР, башка союздаш (автоном) республикаларының  почетлы исемнәре, шулай ук  1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында  ведомство знаклары белән  бүләкләнгән булырга тиешләр. Китапка Советлар Союзының башка  республикаларында һәм өлкәләрендә  тылда эшләп, хезмәтләре өчен бүләкләнгән, аннан соң даими рәвештә  Татарстан район, шәһәрләрендә яшәүчеләр дә кертелә. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International