Су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү һәм җылылык энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче оешма җитәкчеләренә

2022 елның 14 октябре, җомга

 "Производство һәм куллану калдыклары турында" 1998 елның 24 июнендәге 89-ФЗ номерлы, " Җылылык белән тәэмин итү турында" 2010 елның 27 июлендәге 190-ФЗ номерлы, "Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу турында"2011 елның 7 декабрендәге 416-ФЗ номерлы Федераль законнар, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 15.06.2010ел 468 номерлы карары белән расланганТатарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты турындагы нигезләмә (алга таба - дәүләт комитеты) нигезендә   карары нигезендә, дәүләт комитеты җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен  һәм билгеләнгән тарифларның 2022 елның 9 ае эш нәтиҗәләре буенча күрсәтелгән оешмаларның финанс-икътисадый торышына йогынтысын анализлый.

Бәян ителгәннәрне исәпкә алып, Сезгә 2022 елның 31 октябренә кадәр Татарстан Республикасында Ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалык оешмаларының тарифларын фаразлау һәм анализлауның бердәм мәгълүмати-аналитик системасы аша түбәндәге мәгълүматны ЕИАС шаблоннары форматында тапшырырга кирәк:

Су белән тәэмин итү бәясе калькуляциясе (CALC.VS.PRD.2.16);
Су чыгару хезмәтенең үзкыйммәте калькуляциясе (CALC.VO.PRD.2.16);
Каты коммуналь калдыкларны эшкәртү, зарарсызлау һәм күмү бәясен калькуляцияләү (CALC.TKO.PRD.2.16);
Җылылык энергиясен җитештерү һәм тапшыру белән бәйле чыгымнарны калькуляцияләү (CALC.TS.NOTCOMBI.PRD.2.16);
Җылылык энергиясен тапшыру хезмәте бәясе калькуляциясе (CALC.TS.TRANS.PRD.2.16).
Әлеге шаблоннар ЕИАС системасы аша җибәрелгән, шулай ук Дәүләт комитеты сайтының «Документлар», «Җайга салынулы оешмалар» бүлегендә («коммуналь комплекс оешмалары»бүлекчәләрендә) урнаштырылган,
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International