Бүген Балык Бистәсе муниципаль районы җитәкчесе Радик Рәмис улы Исламов рәислегендә Совет аппараты, Башкарма комитет һәм районның башка җирле үзидарә органнары, дәүләт учреждениеләре хезмәт коллективларының гомуми җыелышы булды.
Җыелыш башланганчы Радик Рәмис улы Баһаветдинова Гүзәлия Мансур кызы район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге начальнигын туган кене бн котлады.
Җыелышта Лисичанск халкына гуманитар ярдәм күрсәтү мәсьәләләре каралды. Җыелыш нәтиҗәләре буенча гуманитар ярдәм күрсәтү өчен хезмәткәрләрнең бер көнлек хезмәт хакы күләмендә акчалата ярдәм тәкъдим ителде.
https://ribnaya-sloboda.tatarstan.ru/foto.htm/photoreport/8407579.htm