2022 елның 10 октябрендә Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәне Мәмлә Казак Чаллысы авылыннан Гыйлемханова Минҗиһана Саттар кызын 90 яшьлеге белән котладылар. Котлауда район җитәкчелеге катнашты. Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның открыткасы тапшырылды һәм район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.