21.09.2022елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең ВКС режимында утырышы узды, анда «Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман» региональ мәгълүмати проектын гамәлгә ашыру, социаль челтәрләрдә, хатын-кыз депутатларының шәхси аккаунтларында актив эш алып бару, Донецк һәм Луганск Халык Республикасы качакларына хәйрия ярдәмен оештыру турында фикер алыштылар.