2022 елның 16 сентябрендә Яңа Сала авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәне Хәбибуллина Гадилә Сафа кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Котлауда район җитәкчелеге катнашты. Россия Президенты исеменнән котлау хаты, Балык Бистәсе муниципаль районы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Радик Ислямов исеменнән бүләк тапшырылды.
Хәбибуллина Гадилә Яңа Сала авылында туып-үскән. 1956 елда Гадилә Сафа кызы Янасалада яшәүче Хәбибуллин Нәгыйм Шәфыйк улына кияүгә чыга. 66 ел тату гомер иткәннәр. Ире белән бергә алар гомер буе колхозда эшләгәннәр.Дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр.
Гадилә апа үзенең бөтен мәхәббәтен һәм кайгыртуын балаларына һәм оныкларына бирә. Хәзерге вакытта ул туганнарының игътибары һәм кайгыртуы белән уратып алынган. Алар һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Хәзер алар барысы да аның турында кайгырталар.
Гадилә апа, Сезгә сәламәтлек, озын гомер телибез!!!