Ветераннарны котлау

2022 елның 16 сентябре, җомга

Ветераннарны тормышларында әһәмиятле булган даталар белән котлау районда күркәм традициягә әверелде.

 Балтач авылында Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәне Мостафина Нурлыбанат Хөсәен кызы үзенең 90 яшен билгеләп үтте. Котлауда район җитәкчелеге катнашты. Россия Президенты исеменнән котлау хаты, шулай ук     Балык Бистәсе районы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы   Радик Ислямов исеменнән бүләк тапшырылды.

Нурлыбанат апа Күки авылында туып, кече яшьтән колхозда эшли, кияүгә чыккач Балтач авылына күчеп килә.

Нурлыбанат Хөсәен кызының дүрт баласы бар, алар үзләренең уңышлары белән сөендерәләр һәм аның янына еш киләләр.

Һәркайсыбызга өлкән буын кешеләреннән Ватанга мәхәббәт, бердәмлек, батырлык һәм бөек максатка ирешү өчен фидакарьлеккә өйрәнергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International