«Минем цифрлы Татарстаным»

2022 елның 16 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары берләшмәсенең «Мәрхәмәт-Милосердие» хаты нигезендә 25 июльдән  5 сентябрь аралыгында  булачак беренче сыйныф укучылары арасында «Минем цифрлы Татарстаным»цифрлы рәсемнәр конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. Бәйгегә муниципаль районның 10 гомуми белем бирү оешмасыннан 42 эш тәкъдим ителде (Балык Бистәсенең 1нче номерлы гимназиясе, 2 нче номерлы  урта мәктәбе, Котлы Бөкәш, Күгәрчен, Масловка, Югары Тимерлек,Зур Мәшләк, Биектау, Олы Елга, Шомырбаш мәктәпләре).

          Күгәрчен урта мәктәбенең 1нче сыйныф укучысы Гәлимов Тимерлан, Котлы Бөкәш урта мәктәбенең 1нче сыйныф укучысы Шакиров Аяз, 1нче номерлы гимназиянең  1нче сыйныф укучысы Хөснетдинов Райян район этабында  җиңүче  булдылар. 

         Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Гәлимов Тимерланның эше иң күп тавыш җыйды һәм республика күләмендә җиңүгә иреште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International