Балык Бистәсе районы ГХАТ бүлегендә 2022 елның сигез ае нәтиҗәләре буенча - 39 никах теркәлде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2021 елның шул ук чорында никах теркәү турында 48 акт теркәлгән. Иң яшь кияү – 22 яшь, иң яшь кәләш-21 яшь. Иң олы кияү 62 яшь, иң олы кәләш -58 яшь. Балык Бистәсе районында 2022 нче елның беренче никахы 22 нче гыйнварында теркәлде.
Барлык гаиләләргә тынычлык, җылылык, мәхәббәт һәм үзара аңлашу телибез!