УФАС вәкилләре районда

2022 елның 13 сентябре, сишәмбе

13 сентябрьдә районга эш визиты белән монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь килде.
Район җитәкчесе Радик Ислямов белән әңгәмәдә алар районның, аерым алганда бистәнең, авыл җирлекләренең киләчәктәге үсеш перспективалары турында фикер алыштылар. Аннары Андрей Розенталь гражданнарны кабул итте. Нигездә аңа оешма җитәкчеләре һәм эшмәкәрләр мөрәҗәгать итте. Алар сатып алуларга, сатуларда катнашуга, төзелгән контрактлар шартларын үтәүгә кагылышлы җаваплар алдылар.

Андрей Розентальнең эш планына шулай ук 1нче Балык Бистәсе гимназиясендә ачык дәрес үткәрү дә керде. 10 сыйныф укучылары өчен Андрей Николаевич Федераль монополиягә каршы хезмәтнең эшчәнлеге турында эчтәлекле таныштыру лекциясе сөйләде. Монополиягә каршы хезмәтнең билгеләнүе, аның нинди мәсьәләләрне хәл итүе, нинди федераль законнар белән җитәкчелек итүе, шулай ук гражданнарның шикаятьләрен карау һәм закон бозуларны булдырмау турында җентекләп һәм үтемле тел белән аңлатты.
Эш сәфәре барышында Андрей Николаевич "Клариус"ҖЧҖ сәнәгать мәйданчыгында булды. Предприятиедәге эшләр торышы һәм булган проблемалар белән танышты. "Клариус" ҖЧҖ 2020 елда ачылган. Проект егәрлеге елына 120 тонна. 2021 елда сменага 1000 кг чимал эшкәртү цехы төзелгән һәм эшли башлаган. Бүгенге көндә әзер продукцияне җитештерү һәм сату күләме аена 8000 -10000 кг тәшкил итә. Продукциянең төп төре - туңдырылган балык ярымфабрикатлары. Персонал саны 14 кеше

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International