Бүген район җитәкчесе Радик Ислямов йөкләмәләр буенча киңәшмә үткәрде.
Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Марат Мингалиев районда урып-җыю кампаниясенең барышы турында сөйләде..
Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Дамир Ризаев районда төзелешнең барышы белән таныштырды.
Шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Мәгыйзов "Безнең ишегалды" программасы буенча эшләрнең барышы һәм бистәне төзекләндерү турында сөйләде.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Радик Рамисович барлык структур бүлекчәләргә тиешле күрсәтмәләр бирде.