11 сентябрьдә, Бердәм тавыш бирү көнендә, Балык Бистәсе муниципаль районы җитәкчесе Радик Ислямов Корноухово, Рус Әшнәге, Балык Бистәсе 2, Троицкий Урай авылларындагы сайлау участокларында булды.
Эш сәфәре барышында Радик Рәмис улы мәктәпне карады һәм информатика һәм психологик бушату кабинетларында булды.
Рус Әшнәге авылында булганда җирле музей эше белән танышты. Район җитәкчесе Троцк-Урай авыл җирлегендә сайлау участогы эше белән танышты һәм авыл мәдәният йорты бинасында булды.