2022 елның 16 августына 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сабурская Сәрия Харисовна һәм Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Варфоломеева Елена Евгеньевна гражданнарны бергәләп кабул итү планлаштырыла. Республика муниципаль районнарында яшәүчеләрнең «Skype» программасы аша Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең республика муниципаль берәмлекләрендә кабул итү җәмәгать ярдәмчеләренә турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.
Шәхси кабул итүдә мөрәҗәгать итәргә теләгән республика халкына алдан (843) 236-41-80 телефоны буенча язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.