Күргәннәр күңелне сөендерә...

2013 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Яңа Арыш авылының товарлыклы-сөтчелек фермасы янәшәсендәге азык утарында  ыгы-зыгы төн уртасына кадәр тынмый.

Олы капкадан эчкә үтеп керүгә тигез рәтләргә тезелгән рулонланган печән өеме күзгә  ташлана. Ә арырак үткәч  зур егәрлекле К-700 тракторының кырдан кайтарылган яшел массаны таптатуын  күрергә була. Биредә  хуҗалык тракторчылары һәм автомобильчеләр көне буена тик торуны белмиләр.  Хәтта, “күпне яшәгән” “ЗИЛ-554” автомашинасы да эштә. Аны лаеклы ялда булган  автомобильче Габделбәр Садыйков йөртә. Азык ташуда иңендә 30 елдан артык тәҗрибәсе булган  тракторчы Илгиз Мусин үрнәк булып тора.

Базга салынган массаның  яхшы сыйфатлы булуы уңган тракторчы Рафаэль Фатыйхов хезмәтенә бәйле. Кайткан массаны  тигезләп таратып, тыгызлап таптатып тора. Хезмәт сөючән бу тракторчыны биредә һәркем үз итә.  30 елдан артык  тракторда эшләве дәверендә  бу К-700 икенче тракторы. Ул инде  32 ел элек хуҗалыкка кайтарылган булса да, аның бер көн дә ватылып тик торганы юк икән.

–Рафаэль үз эшен яхшы белә. Техниканы һәркөнне  карап, көйләп эшләтә, үзвакытында техник карау да үткәрә.  Бик пөхтә механизаторларның берсе ул,–ди баш агроном аның турында. Эшнең көйле баруы билгеле инде кырда эшләүчеләргә дә бәйле.

Анда күпьеллык үләнне абыйлы-энеле Равил белән Рафыйк Кәримовлар чаптырып теземнәргә салалар. Ә инде аны “Ягуар” комбайны белән  Алмаз Вәлиев, Илдар Кәримов һәм КСК комбайны белән Илнар Гайнуллин ваклатып трактор арбаларына төяп озатып тора. Илнар Мөхәммәтшин белән Вәкил Кәримов трактор белән азык ташуда  автомашиналардан бер дә калышмый.  Ә “КамАЗ”чы  Фәнил Сибгатуллинның терлек азыгы хәзерләүдә быел өлеше аеруча зур.  Бердәм көч белән алар һәркөнне  250-300 тонна сенаж салалар. Яңарышлылар быел  терлек азыгы запасы муллыгы өчен зур тырышлык куеп эшлиләр.

 

Идрис Аметов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International