Тынычланырга ярамый...

2013 елның 3 июле, чәршәмбе

Муниципаль район Советының  актлар залында торак-коммуналь хуҗалыгы һәм мәгариф хезмәткәрләре катнашында наркотик  матдәләрнең әйләнешен контрольдә тоту буенча республика идарәсе җаваплы хезмәткәрләре зур киңәшмә үткәрде. Аны  район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рашат Хәбибуллин ачып җибәрде һәм алып барды.

Катнашучылар алдында иң элек республика идарәсе җаваплы хезмәткәре Сергей Лебедев чыгыш ясады. Үз чыгышында ул  бүгенгесе көнне республикабызда аеруча актуаль булган мәсьәлә үзенчәлекләренә киң тукталды. Хәлләр чыннан да борчылмаслык түгел икән шул. Бүгенгесе көнне республика наркологик диспансерында  17 меңнән артык  кеше исәптә тора. Шул исәптән наркомания чире белән 9700 дән артык кеше җәфалана. Рәсми статистик мәгълүматларга караганда,  республикабызда һәр 100 мең кешегә 257 наркомания белән интегүче авыру туры килә.

Узган елгы   мәгълүматлардан билгеле булганча, соңгы 6 елда  наркотик матдәләр белән агуланып үлүчеләр саны елына 388 дән 45 кә кимегән. 2012 елда  җөмһүриятебездә  наркотик матдәләрне әйләнештә йөртү белән бәйле 3913 җинаять эше теркәлде. Ул Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Лениногорск  районнарында аеруча күп. Елның-елында  республикада,  шул исәптән район биләмәсендә үткәрелә торган “Мәк” операциясенең дә уңай нәтиҗәсе зур. Операция барышында район үзәгендә һәм авыл җирлекләрендә составында наркотик матдәләр булган күп төрле үсемлекләр табыла һәм юк ителә.

Очрашу барышында республика идарәсенең профилактик эш буенча хезмәткәре Дмитрий Чугунов та  күп төрле файдалы киңәшләрен бирде, тәкъдим-фикерләре белән уртаклашты. Бакчаларда  матур булып чәчәк атучы мәк үсемлекләрен күрү белән бу хакта хуҗаларына әйтергә кирәклеге искәртелде. Инде алай да юк итү чарасын күрмәсәләр, авыл җирлеге яисә район хакимиятенә һәм полициянең  участок инспекторына  хәбәр итәргә мөмкин. Бүгенгесе көнне бик күп яшьләребезне юлдан яздыручы  бу яман чиргә  киң җәмәгатьчелек ярдәмендә генә киртә  куярга, кискен көрәш алып барырга мөмкин. Наркотик матдәләрнең әйләнешен контрольдә тоту буенча республика идарәсе хезмәткәрләре  дә очрашу барышында шул фикерне алга сөрделәр. Җирле органнарга кат-кат әйтеп тә уңай нәтиҗәләр булмаса, турыдан-туры Казан шәһәренә 274-30-30;  яисә  273-43-45 телефоннары буенча хәбәр итәргә киңәш иттеләр алар.

–Укучы һәм студентларның җәйге ялы чорында  һәрберебезгә үтә дә игътибарлы булырга кирәк. Егет һәм кызларның күпләп җыелып  торуларына да битараф булырга, контрольне йомшартырга ярамый,–диде Рашат Хәбибуллин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International