16 июньдә, Казан районара табигать саклау прокуратурасының күчмә кабул итү бүлмәсенең эш планы нигезендә, Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында Казан районара табигать саклау прокуроры Александров Денис Алексеевич Балык Бистәсе муниципаль районында әйләнә-тирәлекне саклау һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте.
Балык Бистәсе муниципаль районы эшкуарлары Советы Рәисеннән үткәрелгән кабул итү барышында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән су объектлары янында файдалану мәсьәләсе каралды. Шулай ук гражданнардан, җирле үзидарәнең вазыйфаи затларыннан балыкчылык белән шөгыльләнү максатларында гидротехник корылмаларны, буаларны рәсмиләштерү, сулыкларның су саклау зонасында терлекләр көтүнең дөреслеге мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр килде.
Барлык мөрәҗәгатьләр буенча да аңлатмалар һәм киңәшләр бирелде, сораулар Денис Алексеевич тарафыннан контрольгә алынды.