Татарстан Республикасында балаларның җәйге ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия"

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

«Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» 03.03.2000 ел, № 95 Татарстан Республикасы Законы белән кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклауда ярдәм итү, кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклауда Татарстан Республикасы дәүләт органнарының үзара хезмәттәшлеге буенча бурычларны тормышка ашырып, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тематик телефон «кайнар линияләр»не үткәрү тәҗрибәсен дәвам итә. 2022 елның 10 июнендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасында балаларның җәйге ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International