2022 елның 13 маенда Халыкара гаилә көне алдыннан Балык Бистәсенең «Дельфин» спорт комплексында Балык Бистәсе районының гаилә командалары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале узды. Анда 5 гаилә катнашты.
Чара программасы ГТО комплексы нормативларын үтәүне күздә тотты: гимнастик эскәмиядә аягүрә басып торудан алга авышу, йөгерү, идәнгә ятканда кулларны сыгу, катнаш хәрәкәт, урыннан озынлыкка сикерү.
Гаилә командалары түбәндәге номинацияләр буенча бүләкләнде:
«Иң җитез гаилә»,» Иң җитез гаилә»,» Иң тату гаилә», «Иң ихтыярлы гаилә», "Иң оста гаилә".
Командаларга истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.