14.04.2022 ел, 08.30 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча: 422650, Татарстан Республикасы, штп. Балык Бистәсе штп, Ленин ур., 83Г, район мәдәният йортында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының ХХІ чираттагы утырышы була.
Район Советы утырышында катнашу нияте турындагы гаризалар Балык Бистәсе муниципаль районы Советы Аппаратының Оештыру Бүлеге җитәкчесе Әхмәтвәлиева Резедә Габделәхәт кызы тарафыннан (8)843-612-20-99 телефоны буенча һәм электрон почтага кабул ителә. Ahmetvalieva.Rezeda@tatar.ru
Утырышның көн тәртибе:
1. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Масловка авыл җирлегенең генераль планын раслау турында.
2.Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Олы Елга авыл җирлегенең генераль планын раслау турында.
3.Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының 28.12.2017 ел, №XXV-6 карары белән расланган «Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге» муниципаль казна учреждениесе турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.
4.Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы җирле үзидарә органнары структурасы турында»2020 елның 11 ноябрендәге IV-6 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында;
5."Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы «муниципаль берәмлегенең җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәт вазыйфаларын билгеләү турында.