Тема: үзйөрешле машиналарга һәм прицепларга техник карау.
"Үзйөрешле машиналарны һәм техниканың башка төрләрен техник тикшерү турында» 13.11.2013 ел, № 1013 (26.10.2020 ред.) РФ Хөкүмәте Карары һәм Татарстан Республикасы башкарма комитетлары тарафыннан техник караулар үткәрүнең килештерелгән графигы нигезендә, тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм аларның арбаларына техник карау уздырыла.
Техник тикшерүнең төп максаты-тракторларның, үзйөрешле юл-төзелеш машиналарының һәм тагылма арбаларның техник торышының кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркынычсызлык таләпләренә, мөлкәтнең сакланышы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау таләпләренә, машиналарның санын, аларның кемнеке булуын һәм башка теркәү белешмәләренең туры килүен тикшерү.
Техник карау, машиналарның төрләренә һәм маркаларына карап, язгы кыр, азык әзерләү һәм урып-җыю эшләре башланыр алдыннан үткәрелә. Техник яктан төзек булган үзйөрешле һәм авыл хуҗалыгы машиналары гына файдалануга рөхсәт ителгән һәм техник карау узган хуҗалыклар кырларында эксплуатацияләнергә тиеш, бу техникага беркетелгән механизаторлар тракторчы-машинист таныклыгына, үзйөрешле машиналарның егәрлеге нигезендә рөхсәт тамгаларына ия булырга тиеш.
Линар Гыймаев-Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.