2022 елның 29 июненнән КФҮләрдә күчемсез милекне рәсмиләштергәндә документларны кабул итүдән баш тарту өчен яңа нигезләр барлыкка киләчәк

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

Әлеге мәгълүмат Татарстан Росреестры тарафыннан КФҮ хезмәткәрләре өчен онлайн-укулар вакытында яңгыратылды.

Чара барышында ведомство экспертлары коллегаларына күчемсез милек өлкәсендәге төп закон яңалыкларын аңлаттылар.

Аерым алганда, күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую һәм аларны теркәү вакытында гариза бирүче тарафыннан шәхсән тапшырыла торган документларга карата өстәмә таләпләр аеруча әһәмиятле үзгәрешләргә керә.

Татарстан Росреестрында аңлатуларынча, хәзерге вакытта гариза һәм документлар кабул итүдән баш тарталар, әгәр дә алар бирелгән вакытта Росреестр хезмәтләре өчен мөрәҗәгать иткән затның шәхесен раслаучы документ күрсәтелмәгән булса, яисә гариза бирүче аны күрсәтүдән баш тартса. 2022 елның 29 июненнән әгәр документның гамәлдә булу вакыты чыккан булса да документларны кабул итүдән баш тартачаклар.

Игътибарга

РФ гражданины паспорты турындагы Нигезләмә нигезендә, паспорт алу яки алыштыру өчен документлар һәм шәхси фоторәсемнәр граждан тарафыннан исем - фамилияләре, даталары, туган урыны, җенесе үзгәргәннән соң 30 көннән дә соңга калмыйча, һәм 90 көннән дә соңга калмыйча – билгеләнгән яшькә җиткәч-14, 20, 45 яшь тулгач тапшырылырга тиеш. Әгәр гражданин паспортны алыштыру өчен күрсәтелгән срокны үтәмәсә, аның гамәлдә булу срогы чыккан дип санала.

Моннан тыш, 2022 елның 29 июненнән  әгәр аларны визуаль карап тикшергәндә (техник чараларны кулланмыйча) карандаш белән башкарылуы, чистартулар яисә өстәп язулар, сызылганган сүзләр һәм башка төзәтмәләр булуы ачыкланса, документлар текстын укырга һәм аларның эчтәлеген  аңлатып бирергә мөмкинлек бирмәсә документларны кабул итү баш тартылачак.

«Хәзерге вакытта, әгәр документларда күрсәтелгән "дефектлар" булса, мондый документлар КФҮ тарафыннан кабул ителә, әмма Татарстан Росреестры тарафыннан 5 эш көне эчендә каралмыйча гына кире кайтарыла. Безнең фикеребезчә, бу җәйдә үз көченә керәчәк яңалыклар документларны кабул итү процессын оптимальләштерергә, күчемсез милекне рәсмиләштергәндә кире кайтарулар һәм туктатулар санын киметергә мөмкинлек бирәчәк, ә безнең гражданнар регистратор карарын көтеп, вакытны югалтмаячаклар», - дип шәрехли Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең күчемсез милекне дәүләт теркәү бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева.

Документларга җитди зыян килгәндә (бер өлеше ертылган, яндырылган, сыеклык түгелеп бозылган һ. б.), алар текстны укырга һәм аның эчтәлеген бертөсле аңлатырга мөмкинлек бирми икән, Татарстан Росреестры вәкиле аның дубликатын алырга киңәш итә:

«Әгәр бу нотариаль килешү булса, нотариуска дубликат сорап мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез;  әгәр кооператив белешмәсе-шуңа бәйле рәвештә кооператив рәисенә. Әгәр сүз дәүләт хакимияте органнары яисә муниципаль хакимият органнары акты, суд акты турында барса, тиешенчә расланган күчермәне - тиешле ведомство архивында алырга мөмкин », - дип аңлата Энҗе Мөхәммәтгалиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International