13 претендент арасыннан 4 белгеч имтиханны уңышлы тапшырды
Бүген, 17 март көнне, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе мәйданчыгында кадастр эшчәнлеген башкару өчен кирәк булган һөнәри белемнәрнең булуын раслый торган теоретик имтихан үткәрү буенча имтихан комиссиясе утырышы узды.
Исегезгә төшерәбез, кадастр инженеры күчемсез милекне рәсмиләштергәндә, мәсәлән, объектны кадастр исәбенә кую яки, киресенчә, аны исәптән төшерү өчен, шулай ук үзгәрешләрне исәпкә алу өчен (мәсәлән, бина мәйданын үзгәртү) кирәк булган техник документацияне (ызанлау яки техник план, тикшерү акты) әзерли. Кадастр эшләрен үткәрү вакытында белгеч җир кишәрлекләре һәм капиталь төзелеш объектлары чикләрен билгели (координаталар күрсәтә) һәм махсус җиһазлар ярдәмендә күчемсез милек объектларына характеристика бирә.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында 600 кадастр инженеры исәпләнә. Аларның эш нәтиҗәләре белән Росреестрның рәсми сайтында танышырга мөмкин rosreestr.tatarstan.ru « Эшчәнлек-Кадастр инженерын сайла " өстәмә битендә. Әлеге мәгълүмат гражданнарга белгеч сайлаганда ярдәм итәчәк.
Кадастр инженерларының һөнәри эшчәнлеген контрольдә тотуны кадастр инженерларының СРО башкара. Республика территориясендә эшләүче кадастр инженерларының күбесе "Идел буе кадастр инженерлары ассоциациясе" СРО әгъзалары булып торалар.
"Идел буе кадастр инженерлары ассоциациясе" СРО башкарма директоры Вадим Савельев:
"Бүгенге көндә кадастр инженерының һөнәри югары белеме генә түгел, квалификация имтиханын да тапшырырга, ике ел дәвамында кадастр инженеры ярдәмчесе сыйфатында стажировка үтәргә тиеш. 13 претендент арасыннан бүген дүртесе генә имтихан тапшыра алды. Бу әлеге өлкә белгечләренә куела торган бик югары таләпләр турында сөйли".
"Идел буе АКИ" СРО мәгълүматларына караганда, 2021 елда 72 кадастр инженеры, шул исәптән үз эшчәнлегендә тупас бозу очракларына юл куючылар, аның составыннан чыгарылганнар.
ММЧ өчен контактлар
Татарстан Росреестры матбугат хезмәте
255-25-80 – Галиуллина Галина
https://rosreestr.tatarstan.ru