Шушы көннәрдә РФ Президенты Владимир Путин төзелеш комплексына һәм эшмәкәрлек бергәлегенең башка катнашучыларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән федераль законга кул куйды. Әлеге закон кадастр исәбенә алу һәм күчемсез милек объектларына хокукларны теркәү кысаларында хокукый экспертиза үткәрү кагыйдәләрен гадиләштерә.
Белешмә
«Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 14.03.2002 елдагы 58-ФЗ номерлы Федераль закон. Әлеге закон нигезендә «Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында» 2015 елның 13 июлендәге218-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр кертелде.
Шулай итеп, кабул ителгән закон объектны файдалануга тапшырганда җиргә хокук билгели торган документлар булуын икеләтә тикшерүне төшереп калдыра. Элегрәк бер үк предмет буенча мондый тикшерү вәкаләтле орган тарафыннан да, Росреестрның хокукый экспертизасы кысаларында да үткәрелергә тиеш иде.
Дәүләт кадастр исәбен алу һәм хокукларны теркәү процедурасының ачыклыгын арттыру максатларында су саклау зоналарындагы объектларга һәм су басу зоналарындагы объектларга карата ил территориясе буенча зур әһәмияткә ия булган закон нигезләмәләре аныкланды. Яңа закон нигезендә, су объектларын саклауны тәэмин итә торган мондый объектларның һәм корылмаларның инженерлык сакланышы булу-булмавы турындагы таләпләр дәүләт кадастр исәбе һәм хокукларны теркәү стадиясендә түгел, ә бәлки төзелеш стадиясендә һәм объектларны файдалануга тапшырганда тикшерелергә тиеш.
Закон тарафыннан шулай ук дәүләт һәм муниципаль милек объектларына хокукларны рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе тәкъдим ителде. Дәүләт кадастр исәбенә алу һәм әлеге объектларга хокукларны теркәү өчен дәүләт яки муниципаль милекнең тиешле реестрыннан өземтә кулланылырга мөмкин. Мондый чара дәүләт яки муниципаль милекне, шул исәптән аны кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына бирү, салым базасын арттыру максатыннан, гражданлык әйләнешенә нәтиҗәлерәк җәлеп итәргә ярдәм итәчәк.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров аңлатма бирә:
«Бүгенге көндә безнең төп бурыч-регионда күчемсез милек базарының өзлексез эшләвен тәэмин итү. Бу максат белән Росреестр катнашында эшләнгән кризиска каршы чаралар пакеты күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую һәм күчемсез милек объектларын теркәү процедурасын шактый гадиләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Агымдагы икътисади шартларда бу төзелеш тармагы вәкилләре өчен аеруча актуаль. Шулай ук Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен күчемсез милекне теркәүнең кыскартылган сроклары бар, бу, безнең фикеребезчә, шулай ук төзелеш бизнесына ярдәм итүнең өстәмә нәтиҗәле чарасы булып тора».
Игътибарга
Кече һәм урта бизнес субъектлары өчен күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән алыш-бирешләрне теркәү срогы закон нигезендә билгеләнгән 9 эш көненнән 5 көнгә кадәр ; күчемсез милек объектын дәүләт кадастр исәбенә бер үк вакытта куйганда һәм хокукларны дәүләт теркәвенә алганда – 12 эш көненнән 9га кадәр кыскартылган.