"Дача амнистиясе" бакча участокларын бушлай хосусыйлаштырудан нәрсә белән аерыла?

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

Татарстан Росреестры аңлатма бирә:

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 2022 елның 1 мартында бакчачылык участокларын түләүсез хосусыйлаштыру вакыты тәмамлана. Әлеге вакыт «РФ Җир кодексын гамәлгә кертү турында» 137-ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләнгән (3 статьяның 2.7 пункты белән).

Закон нигезендә, җирле үзидарә органыннан, сатусыз гына, 2019 елның 1 гыйнварына кадәр төзелгән бакчачылык һәм яшелчәчелек коммерцияле булмаган ширкәтләрнең әгъзалары, шулай ук мондый коммерцияле булмаган оешмаларны үзгәртеп кору юлы белән булдырылган СНТ һәм ОНТ әгъзалары сатып ала ала. Шул ук вакытта әлеге оешма әгъзалары, әгъза булып керү датасына бәйсез рәвештә, җир кишәрлеген бушлай милеккә сатып алу хокукына ия.

Хәзерге вакытта Татарстан Росреестрына гражданнардан мөрәҗәгатьләр килә башлады, алар 2031 елның 1 мартына кадәр озайтылган «дача амнистиясе» 2022 елның 1 мартында тәмамлана торган бакчачылык участокларын түләүсез хосусыйлаштырудан нәрсә белән аерылуын аңламыйлар.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева аңлата:

«Бакча җирләрен хосусыйлаштыру эшләрен агымдагы елның 1 мартында төгәлләүне «дача амнистиясе»белән бутарга ярамый.  "Дача амнистиясе " – милек хокукын теркәүнең гадиләштерелгән тәртибе, шул исәптән бакча җир кишәрлекләренә һәм алардагы корылмаларга, гражданинның 2001 елның 30 октябренә кадәр җир кишәрлеге бирүне таныклаучы документлары булганда (РФ Җир кодексы гамәлгә кергәнче). Мәсәлән, дәүләт акты, гражданга әлеге җир кишәрлеген бирү турында вәкаләтле органның карары яки башка карары һ. б. Комментария бирелә торган очракта исә җир участогы дәүләткә карый, һәм гражданинның, бакчачы әгъзасы кенәгәсеннән тыш, җиргә бернинди документлары да юк».

Татарстан Росреестры вәкиле бакча җирләрен бушлай хосусыйлаштыруны озайту мөмкинлеген юкка чыгармый, шулай да гамәлдәге законнарга һәм билгеләнгән срокларга ориентлашырга киңәш итә.

Шулай ук Татарстан Росреестры эксперты РФ Җир кодексы нигезендә җир кишәрлекләре бирү белән җирле үзидарә органнары шөгыльләнә, дип белдерде.

" Турыдан-туры Росреестрга килә торган гражданнар ялгыша. Без җир кишәрлекләре бирмибез, ә аларның хокукларын гражданнарда булган хокук билгели торган документлар нигезендә теркибез. Шуңа бәйле рәвештә, гариза һәм кирәкле документларны (кишәрлекнең урнашу схемасын һәм БДБ әгъзаларының җир кишәрлеген бүлү турында гомуми җыелыш беркетмәсен) территориясендә участок булган муниципаль берәмлек администрациясенә тапшырырга кирәк", - дип аңлата Энҗе Мөхәммәтгалиева.

Шул ук вакытта, хәзерге вакытта «Кама аръягы бакчалары» региональ иҗтимагый оешмасы исеменнән бакчачылык кишәрлекләрен түләүсез хосусыйлаштыру срокларын озайту кирәклеге турында Татарстан Республисы Дәүләт Советына мөрәҗәгать әзерләнде

"Кама аръягы бакчалары» региональ иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Дмитрий Волков:

«Бакчачылар әлеге срокларның тәмамлануына борчылалар. Гражданнарның мөрәҗәгатьләреннән чыгып һәм әлеге мәсьәләне анализлап, мин бакчачылык участокларының 30 проценты тирәсе дигән нәтиҗәгә килдем, ә кайбер очракларда бу бакчачылыкны алып бару өчен билгеләнгән дистәләгән гектардан торган җир биләмәләре милек итеп рәсмиләштерелмәгән. Шуңа күрә без Дәүләт Советына махсус мөрәҗәгать әзерләдек һәм безнең парламентарийларыбыз бакчачылык участокларын түләүсез хосусыйлаштыру срокларын озайту кирәклеге турындагы мәсьәләдә ярдәм итәр дип ышанабыз».

ММЧ өчен контактлар

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

255-25-80 – Галиуллина Галина

www.instagram.com/rosreestr_tatarstana

https://rosreestr.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International