Балык Бистәсендә яшәуче Галия апа 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2022 елның 15 феврале, сишәмбе

    Түбән Тегермәнлек авылында яшәүче Нургалиева Галия апа бүген 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ветеранны юбилее белән Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы Таҗетдинов Илдар Рәшит улы, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлев Рафаэль Дәүләтяр улы, ветераннар Советы рәисе Шәвәлиев Рафаэль Мәхмүт улы котладылар. Илдар Рәшит улы ветеранга чәчәкләр, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм бүләк тапшырды. Юбилярга нык сәламәтлек, туганнарыннан җылылык, игътибар һәм уяулыкны теләделәр.

    Галия апа кунаклар килүенә бик шат булды. Ул юбилеен тату гаилә белән каршы алды. Хәзерге вакытта Галия Гобәй кызы Түбән Тегермәнлек авылында килене Нургалиева Гөлнара Габдрахман кызы белән яши. Алар 35 ел бергә. Нургалиева Галия Гобәй кызы колхозда төрле эшләрдә эшләгән. 10 оныгы һәм 13 оныкчыгы бар.

  •  


 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International