Әлеге җир кишәрлекләре Актаныш, Аксубай һәм Нурлат районнарында урнашкан. Шулай ук Яшел Үзән һәм Питрәч районнарында да буш участоклар бар.
Татарстанда торак төзелеше өчен яраклы участокларны ачыклау буенча эш дәвам итә. Хәзерге вакытта "Төзелеш өчен җир" сервисы эше нәтиҗәсендә төбәктә торак төзелеше өчен әйләнешкә йөз гектардан артык мәйданлы 17 җир кишәрлеге кертелгән (арендага яки милеккә бирелгән). Участокларның күп өлеше шәхси торак төзелеше өчен билгеләнгән. Күп фатирлы йортлар төзү өчен Яшел Үзән районында бер җир участогы бар.
- Цифрлы технологияләр , «Төзелеш өчен җир» сервисы ярдәмендә, эшчәнлеге күп фатирлы йортлар һәм коттедж бистәләре төзү белән бәйле булган потенциаль инвесторлар, төзүчеләр, шулай ук гади гражданнар республика территориясендә генә түгел, илнең башка төбәкләрендә урнашкан җир участокларын бәяли һәм сайлый алалар, - дип шәрехли Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елдан Росреестр, торак төзелешенә җәлеп итү мөмкинлеген билгеләү өчен, җир кишәрлекләрен куллануның нәтиҗәлелегенә актив анализ үткәрә. Моннан тыш, гражданнар һәм инвесторлар мәнфәгатьләрендә Росреестр тарафыннан төзелеш өчен яраклы җир участокларының ачык кадастр картасында чагылдыру өчен "Төзелеш өчен җир" сервисы эшләнгән. Әлеге сервис «Торак һәм шәһәр мохите»милли проектын тормышка ашыру кысаларында булдырылган.
Җир участогын ничек сайларга
Торак төзелеше өчен әйләнешкә җәлеп итү мөмкинлеге булган җир участокларын һәм территорияләрне эзләү өчен халык алдында кадастр картасы сайтына керергә, «Участок» - «Торак төзелеше» вкладкасын сайларга һәм регион номерын, ике нокта һәм йолдызчыкны (бушлыкларсыз) эзләү юлына кертергә кирәк. Мәсәлән, Татарстанда бу -16:* торак төзелеше өчен әйләнешкә җәлеп итү мөмкинлеге булган җир кишәрлеге яки территория белән бәйле мөрәҗәгатьне булдыру өчен, тиешле объект буенча мәгълүмати тәрәзәдә «өрәҗәгать итү " сылтамасына басарга кирәк.
ММЧ өчен контактлар
Татарстан Росреестры матбугат хезмәте
255-25-80 – Галиуллина Галина
www.instagram.com/rosreestr_tatarstana
https://rosreestr.tatarstan.ru