Йорт шартларында короновирус инфекциясен профилактикалау

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе

Өй шартларында коронавиру инфекциясен профилактикалау өчен түбәндәге шартларны үтәргә кирәк:
✔ ️Өегезгә кайткач кулларыгызны яки  перчаткаларыгызны антисептик белән эшкәртегез.  Аяк киемегезне  өйдә киеп йөри торганга алыштырыгыз.
✔ ️Дезинфекция чарасы белән керү ишеге тоткаларын 
 электр сүндергечләрне һәм  флаконның тышкы өслеген яхшылап сөртегез.
✔ ️Битлек һәм перчаткалар салыгыз һәм аларны утильләштерегез.  Кулларыгызны һәм 
 битегезне сабын белән җентекләп юыгыз.
-Көнгә бер тапкыр юу-дезинфекция чаралары  (ПАВ) белән бүлмәләрне дымлап җыештырыгыз. Биналарны мөмкин кадәр ешрак җилләтегез.
Чит кешеләр фатирга кергәннән соң сүндергечләрне, ишек токаларын, су краннары һ.б. объектларны спиртлы дезинфекция сыеклыклары белән эшкәртегез.

❓ Әгәр  гаиләдә кемдә булса COVID-19 белән авырып китсә өйне ничек җыештырырга?
👉 Йортта COVID-19 белән авыручы булса, дезинфекцияләнергә тиешле объектлар исемлеге киңәйтелә. Вирус бинадагы һавада, өслекләрдә, санитар-техник җиһазларда, кулларда, савыт-сабада, авыруның киемендә, дәвалау предметларында һ. б. булырга мөмкин.
❗ Дымлы җыештыру, зур булмаган, еш пычрана торган өслекләрне, кулларны даими эшкәртүдән тыш, санап үтелгән объектларны дезинфекцияләргә дә кирәк.
✅  Савыт-саба һәм эчке киемнәрне дезинфекцияләү өчен савыт-саба юу яки кер юу машиналарында термохимик яки термик дезинфекцияне кулланырга мөмкин (температура 600 С тан ким булмаска тиеш).
✅ Карау предметларын дезинфекцияләү эремәсе белән сөртергә һәм чылатырга кирәк.
✅ Җыештыру материалын эшкәртү төгәлләнгәннән соң дезинфекцияләүче эретмәгә салып тоталар һәм киптерелгән хәлдә саклыйлар. 
 Дезинфекция өчен катион ПАВ төркеменнән  булган һәм  этикеткасы нигезендә көнкүрештә куллану өчен рөхсәт ителгән дезинфекция чаралары кулланыла. 

Хөрмәт белән, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарындагы территориаль бүлек.
(Лаеш ТО)

8(84378)2-80-92

rpn.laishevo@tatar.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International