«Электрон сәүдә үзәге» «Маркетплейс.Легко» коммерцияле булмаган автоном оешма

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов йөкләмәсе буенча 2021 елның мартында «Электрон сәүдә үзәге» «Маркетплейс. Легко"коммерцияле булмаган автоном оешма төзелде. Ул онлайн бизнес алып бару, Татарстан сатучыларының маркетплейсларда эшен гади рәвештә  башлап җибәрүләрен тәэмин итү һәм аларны электрон мәйданчыкларда алга этәрү буенча уңайлы шартлар тудыручы бердәм сервис структурасы булып тора. 2021 елда АНО ЦЭТ  коммерцияле булмаган автоном оешмасы вәкилләре республиканың 14 муниципаль районында маркетплейсларда эшләргә өйрәтү буенча күчмә семинарлар үткәрде, аларда 3000нән артык эшкуар катнашты.  АНО ЦЭТ спикерлары катнаштык, республикада уздырылган онлайн-сәүдә темасына бәйле барлык , купсанлы чараларда катнаштылар, электрон сәүдәнең өстенлекләрен пропагандалап массакүләм мәгълүмат чараларында  интервью һәм комментарияләр белән чыгыш ясадылар  . Шулай ук, АНО ЦЭТярдәмендә Татарстан эшкуарларын маркетплейсларга чыгару буенча ике масштаблы марафон үткәрелде, аларда 1200 кеше катнашты. Татарстанның 3500дән артык эшкуары маркетплейсларга чыкты һәм уңышлы сата башлады – бу Татарстанның төрле шәһәрләреннән килгән эшмәкәрләр - үзмәшгульләр, микро-һәм кече бизнес. Алар онлайн-сатулар башлануга минималь әзерлек дәрәҗәсе белән киләләр, ә берничә айдан бизнесларының масштабы киңәя һәм үз производстволарын ачалар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International